Яр Чаллыда озак вакыт карау системасы кысаларында ведомствоара эш турында фикер алыштылар

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

21 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең уртак эшен оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.

Утырышны Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Одинцова ачты. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры һәм директоры урынбасары, Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге директоры һәм директоры урынбасары, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры, шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе катнашты.

Чара кысаларында «Ышаныч» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, «Изгелек» үзәгенең мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен көндезге тору бүлекчәсе эшчәнлеге турында докладлар тыңланды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алдагы эш планы турында фикер алыштылар. Шулай ук проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары каралды.

Медицина патронажы астында булган социаль хезмәт алучыларның медицина персоналы тарафыннан планлаштырылган караулары ешлыгы анализланды. Шулай ук медицина учреждениеләре тарафыннан «Халыкның социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында сигнал картасын формалаштыру юлы белән өлкән яшьтәге гражданнар (инвалидлар) турында мәгълүматларны тапшыруны оештыруга игътибар бирелде. Бу социаль хезмәтләр исемлеген, аларның күләмен, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү формаларын билгеләү өчен кирәк.

Ахырда тернәкләндерү үзәге директоры Юлия Ивахина учреждение буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар мөмкинлекләре чикле гражданнарны тернәкләндерү кысаларында үткәрелә торган чараларны күрә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International