Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Городец бизәкләре буенча мастер-класс узды.
Презентация һәм танып белү видеосы ярдәмендә балалар иң танылган халык һөнәрчелеге остаханәләре буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар бу әйберләрне кем ясаганы, һөнәрнең ничек барлыкка килгәне һәм аны бүгенге көнгә кадәр ничек саклап калулары турында хикәяләр ишеттеләр.
Соңыннан балалар рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Яшь осталар үзләренең фантазияләрен тулысынча күрсәттеләр. Мондый дәресләр халык һөнәрчелеге белән кызыксыну уята, декоратив-гамәли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.