«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча төркемле дәрес уздырдылар. Чараның максаты – хәрәкәте чикләнгән гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне яшь яки инвалидлык аркасында үзләренә хезмәт күрсәтү авыр булган өлкәннәрне карау күнекмәләренә, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес куллануны гамәлгә ашыруга өйрәтү.
Чираттагы дәрестә белгечләр чарада катнашучыларны урын өстендәге авыруларны карауны оештыру кагыйдәләре, шәхси гигиенаны тормышка ашыруда авыручыларга ярдәм күрсәтү, авыруларны күчерү ысуллары һәм тернәкләндерүнең яңа техник чаралары белән таныштырдылар.
Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне караган вакытта кулланачак.