«Өмет утравы» үзәге социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясен гамәлгә ашыралар

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакыт карау системасын тормышка ашырганда Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.

Технология кысаларында өлкәннәр бик теләп катлаулы булмаган биремнәр үтиләр, үрнәк фигураларны кабатлыйлар, кроссвордлар чишәләр, мозаикалар җыялар. Күнегүләр ми эшчәнлеген сакларга һәм яхшыртырга гына ярдәм итми, кул моторикасын да үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International