Татарстан Мәшгульлек өлкәсендә бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Мәшгульлек өлкәсендә бөтенроссия конкурсында җиңүгә дәгъва кылучылар аталды. Конкурсның жюри әгъзалары илнең 53 субъектыннан 109 гариза карады.

Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече иң яхшы кадрлар консультанты исеме өчен көрәшәчәк.

Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Иң яхшы мәшгульлек үзәге» һәм «Иң яхшы мәшгульлек үзәге проекты» номинацияләрендә финалга чыкты.

Киләсе этапта конкурсантларны шәхси әңгәмәләр, тестлар һәм башка биремнәр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International