Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аэрохокей буенча турнир һәм балалар өчен эстафеталар уздырылды. Чара «Спорт хәрәкәте» ТР Инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев белән берлектә оештырылды.
Ярышлар – катнашучылар һәм җанатарлар өчен онытылмаслык бәйрәм. Мондый чаралар балаларга уңай кәеф бирә, мотивацияне арттыра.
Җиңүчеләр, призерлар һәм барлык катнашучылар иганәчеләрдән бүләкләр алдылар.