Түгәрәк өстәлдә авыруларны һәм инвалидларны тернәкләндерү буенча ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 14 октябре, җомга

13 октябрьдә Казанда 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә «Авырулар һәм инвалидларны тернәкләндерү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара «Инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү» һәм «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина тернәкләндерүе» федераль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан түгәрәк өстәлдә министр урынбасары Юлия Абдреева һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларның социаль интеграциясе бүлеге башлыгы Зөлфия Мөсабирова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International