Бүген Яшел Үзәннең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кухняда мавыктыргыч экскурсиядә булдылар. Анда пешекчеләрнең эше турында күбрәк белделәр, кухня җиһазлары турында белемнәрен тулыландырдылар. Шулай ук балаларга кухняда куркынычсызлык таләпләре турында да сөйләделәр.
Тәрбияче Ольга Фролова сүзләренчә, балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар. Бу хезмәт һәм теге яки бу һөнәр таләп итә торган сыйфатлар турында күзаллау формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Һәр баланың үз һөнәрен дөрес сайлавы һәм тормышта яраткан, үзен сөендерә һәм кешеләргә файда китерә торган эш табуы бик мөһим.