Тәтеш районының өлкән яшьтәге кешеләрен гериатр йөреп чыкты

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гериатр һәм шәфкать туташы белән берлектә озак вакыт карау системасы буенча социаль пакет кысаларында хезмәтләр алучы пенсионерларны йөреп чыктылар.

Гериатр өлкәннәрнең хәлен сорашты, медицина тикшерүе үткәрде һәм төп сәламәтлек проблемаларын һәм куркыныч факторларын ачыклады. Аннан соң өлкәннәргә авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирелде. Шәфкать туташы кирәкле документларны тутырды.

Социаль хезмәтләр алучылар белгечләргә игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International