«Наз» социаль приютында кызыклы очрашу узды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

«Мастерица» проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗе районында урнашкан «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына тегүче Татьяна Грицких кунакка килде. Ул балаларга үз һөнәре, нинди белем алуы, һөнәри тегүче булу һәм Чаллыда үз ательесын ачу өчен нинди юл узуы турында сөйләде. Балалар шулай ук үзмәшгульлекнең нәрсә икәнен белделәр.

Приютта тәрбияләнүчеләр кунакка тегү остаханәсендә нәрсә белән шөгыльләнүләрен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Татьяна Грицких балаларга модада булган эшләнмәләр тегәргә киңәш итте, әйтик, төрле зурлыктагы, чигүле һәм аппликацияле сумкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International