Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе уздырды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

6 нчы октябрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия алды яшендәге һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада 7 эш бирүче катнашты: «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Серго исемендәге завод» ҖБ АҖ, психикасы какшаган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йорты, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Яшел Үзән механика көллияте, «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Дары природы» АҖ.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча 240 вакансия тәкъдим иттеләр: кладовщик, машина йөртүче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, савыт-саба юучы, кухня эшчесе, яшел хуҗалык эшчесе, пешекче, икътисадчы һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә пенсия алды яшендәге 25 граждан булды. Һәркемнең дә эш бирүчеләр белән әңгәмә узу һәм үз кандидатурасын тәкъдим итү, буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге бар иде. Махсуслаштырылган ярминкәгә гражданнарны консультацияләү өчен пенсия фондының клиентлар хезмәте бүлеге белгечләре дә чакырылган иде.

Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International