Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар белән берничә чара уздырдылар. Аларның максаты – олы яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.
Бу көннәрдә авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләре, авыл җирлекләре һәм җирле клуб хезмәткәрләре белән берлектә, бәйрәм чараларын оештыруда катнаштылар, волонтерлар белән берлектә йорт яны участокларын җыештыру, уңыш җыю, фатирларны генераль җыештыру чаралары уздырдылар.
6 октябрьдә учреждениенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова һәм 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе урынбасары Ирина Левина микрорайонда яшәүчеләр һәм социаль хезмәтләр алучылар өчен чара үткәрделәр. Оештыручылар кунакларга Өлкәннәр көне тарихы турында сөйләделәр, чәй табыны һәм төрле интерактивлар оештырдылар. Соңыннан «Волонтер» үзәге балалары өлкәннәргә котлау открыткалары тапшырдылар.
.jpg)
Шулай ук «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге вәкилләре Глазово авыл җирлеге башлыгы Нурсина Карабаева белән өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә булдылар. Искәндәр һәм Рәисә Низаметдиновларга ныклы сәламәтлек теләделәр.
