«Өмет» үзәге белгечләре Шәмсеруй апа янына барып кайттылар

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече һәм шәфкать туташы яңа гаиләдә яшәүче Шәмсеруй Низаметдинованың хәлен белделәр. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан аңа азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Шәмсеруй Низаметдин кызы барысына да кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм кунакларга сәламәтлек теләде.

«Олы яшьтәге кешенең күзләрендә шатлык күрү һәм аннан рәхмәт сүзләрен ишетү – без шуның өчен эшлибез. Өлкән буын кешеләреннән сабырлыкка һәм зирәклеккә өйрәнергә кирәк», – диләр үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International