167 казанлы Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 10 оешма катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: ЮХИДИнең транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, юл хәрәкәтен эксплуатацияләү һәм куркынычсызлык бүлеге механигы, хисапчы, кадрлар белгече, техник, сәүдә залы администраторы, пешекче, полиция хезмәткәре, суүткәргеч хуҗалыгы контролеры, слесарь, электрик, аппаратчы, җыештыручы, төяүче, сатучы, күчмә состав юучы, автомобиль йөртүче, урам себерүче һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 167 кеше булды. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләреннән консультацияләр алдылар. Эш эзләүчеләр сыйфатында исәптә торучы 18 кеше эшкә юлламалар алды.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International