Идея Жилина кунаклар каршы ала һәм күчтәнәчләр кабул итә

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

5 октябрьдә Балтач муниципаль районында өлкәннәр декадасы кысаларында тәрбиягә алынган Идея Жилина янына барып кайттылар.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин әбигә чәчәкләр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар. Идея Николаевна кунакларга игътибар һәм җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук гаиләдә үзенә карата мөнәсәбәт белән бик канәгать булуын сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International