«Арт-терапия» технологиясе кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чәчәк композицияләре төзү буенча чара узды.
Флористик студия җитәкчесе Гүзәлия Мөхәммәтова балаларга өлкән әби-бабайлар өчен чәчәк бәйләме әзерләргә тәкъдим итте. Ул балаларга чәчәк бәйләме төзү, чәчәкләр эшкәртү этапларын күрсәтте, чәчәкләр һәм төргәкләр сайларга өйрәтте.
Чараның икенче өлеше практик иде. Балалар композицияләр төзүгә керештеләр, ә ата-аналары аларга ярдәм иттеләр.
Оештыручы хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренчә, мондый чаралар балаларда фантазия, иҗат үстерә, якыннарына һәм туганнарына мәхәббәт тәрбияли, шулай ук һөнәри күнекмәләр булдыруга ярдәм итә. Бәлки, киләчәктә балаларның берәрсе флорист яки чәчәк сатучы һөнәрен сайлар.