Яңа Чишмә интернат-йорты белгече «Наше время – Безнең заман» фестивале лауреаты булды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы узды.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече «Туган як турында җыр» композициясен тәкъдим итте. Ул лаеклы чыгыш ясады һәм «Музыка» номинациясендә лауреат булды. Любовь Никитина махсус жюри призы белән бүләкләнде.

Любовь Алексеевна интернат-йортта нибары бер ел эшли, әмма озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында аз мобильле кешеләр белән күп кенә тернәкләндерү дәресләре үткәргән, «Әкият терапиясе» һәм «Вокал терапиясе» инновацион технологияләрен гамәлгә керткән. Һәр чарада ул социаль хезмәт алучыларны матур тавышы белән сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International