«Шәфкать үзәге»ндә хезмәт терапиясе

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Арчаның «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында көндезге бүлек белгечләре открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырганнар.

«Хезмәт терапиясе иҗади сәләтләрне үстерергә генә түгел, социаль хезмәт алучыларның физик һәм психик халәтен дә яхшыртырга ярдәм итә», – дип сөйли социаль тернәкләндерү белгече Гөлфия Хафизова.

Аның сүзләренчә, катнашучыларның открыткалары ямьле килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International