Казанның Совет районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге эш эзләүчеләрне Халыкара өлкәннәр көненә багышланган вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә чакыра.
Чара 5 октябрьдә Казан, Журналистлар урамы, 13 а адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәг.
Килүчеләр эшкә урнашуда, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем алу, шулай ук мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм социаль контракт төзү мөмкинлеге турында актуаль мәгълүматны белә алачаклар.