«Астра» үзәге карамагындагы балалар рус халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россиянең халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында тәрбияче Эльмира Ефремова «Рус халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре» дигән чара уздырган.

Дәрес барышында балалар рус халык мәдәнияте нигезләре белән таныштылар, борынгы йорт, халык костюмы тарихы, халык һөнәрчелеге, фольклор, рус милли ашлары турында белделәр.

Дәрес ахырында балалар яңа белемнәр турында фикер алыштылар һәм үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

«Балаларны рус халык мәдәнияте һәм көнкүреш чыганакларына тарту үзен рус халкының бер өлеше итеп тоярга, данлы традицияләргә бай илебез өчен горурлык хис итәргә мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты педагог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International