Яр Чаллының «Изгелек» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге төркем социаль хезмәт алучылары шәһәр китапханәсендә булып кайтканнар.
Китапханә хезмәткәрләре үзләренең мавыктыргыч һөнәрләре турында сөйләделәр һәм бүлекләр буенча экскурсия үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар һәр китапның хәрефләрдән һәм саннардан торган үз номеры барлыгын белде. Бу шифр буенча китапның «адресы»н белергә була.
Экскурсантлар уку залында озак тоткарландылар: яңа журналлар һәм китаплар белән таныштылар. Соңыннан үзәктә яшәүче берничә кеше китапханәгә язылды һәм үзләренә ошаган китапларны сайлап алды.