Әлмәттә «Мин – тылсымчы» конкурсы узды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин – тылсымчы» дигән гамәли сәнгать хәйрия конкурсы узды.

Чара 30дан артык баланы берләштерде. Балалар һәм аларның әти-әниләре әлеге конкурста бик теләп катнаштылар һәм зур җаваплылык тойдылар. Һәр катнашучы диплом һәм приз белән бүләкләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча мактаулы өченче урынны «Көз хуҗабикәсе» эше өчен Давид Риятов алды, икенче урынны «Өй» эше өчен Надежда Андреева алды, «Урман могҗизалары йорты» эше өчен беренче урынны Артем Богдановка бирделәр.

Чараны «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе оештырды, аның җитәкчесе – Марина Власова иде. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Волонтер» үзәге һәм «Җиңел канатлар» урам театры булышлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International