«Кайгырту» үзәге балаларына космонавтикага нигез салучы турында сөйләделәр

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы тарафыннан Балачак унъеллыгына багышланган чаралар планын үтәү максатыннан Константин Эдуард улы Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган чара уздырылган.

Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы галимнең биографиясе һәм фәнни эшчәнлеге турында презентация карадылар. Балалар аның уйлап табучы, космонавтикага һәм космик киңлекне үзләштерү теориясенә нигез салучы, ракета динамикасы, аэронавтика һәм космонавтика буенча дистәләгән хезмәт авторы булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International