Шушы көннәрдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара ишарә телләре көненә багышланган тематик чара узган. Учреждение белгечләре балаларга ишарә телләре көне – барлык ишетмәүче кешеләрнең мәдәни төрлелеген һәм тел үзенчәлеген саклау һәм яклау өчен уникаль мөмкинлек, дип сөйләделәр.
Балалар һәм ата-аналарга интерактив экранда ишарә теленең төп элементлары турында видео күрсәттеләр, бу ишарәләр начар ишетә торган кешеләр һәм башка ишарә телен кулланучылар белән аралашу вакытында ярдәм итә ала.