Озак вакытлы карау системасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт «Үз-үзең булып калу» федераль проектын тормышка ашыруда актив катнаша.
Проект травма һәм инсульттан соң өлкәннәрне физик һәм психологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән, «Старость в радость» хәйрия фонды тарафыннан РФ Президенты грантлары конкурсы акчаларына тормышка ашырыла. Тернәкләндерү җиһазлары булган махсус бүлмәдә үткәрелә торган дәресләр өлкәннәрнең мөстәкыйль һәм актив тормыш алып бару сәләтен максималь мөмкин булган реабилитацияләүгә һәм торгызуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта 10 өлкән кеше белән эш алып барыла, барлыгы 20 кешене колачлау планлаштырыла.
Әлеге проект буенча барлык эш директор, медицина, социаль хезмәткәрләр, социаль реабилитация буенча белгечләр, психолог һәм хезмәт буенча инструктор кергән күп дисциплинар бригада белән координацияләнә һәм җибәрелә. Комиссия утырышларында башкарылган эшләр турында фикер алышалар, үзгәрешләр динамикасын бәялиләр, төзәтмәләр кертәләр.
Әйтик, бу атнада психолог Светлана Исмәгыйлова һәм социаль тернәкләндерү белгече Әлфия Гыйльметдинова социаль хезмәт алучылар белән хәрәкәт активлыгын арттыру, киңлектә ориентлашканда үз-үзеңне тикшерү күнекмәләрен камилләштерү, танып белү күнекмәләрен, хәтерне, игътибарны, фикерләүне үстерү буенча дәресләр үткәрделәр.
Буын гимнастикасы һәм нейробика буенча төркемле дәресләрдә өлкән яшьтәге кешеләргә бармак, муен, баш массажын ничек ясарга күрсәтәләр. Моториканы үстерү хәтерне, уйлануны, концентрация сәләтен сакларга ярдәм итә.
Мондый эш – олы яшьтәге кешеләрне тернәкләндерүнең, кичерелгән җәрәхәтләрдән, авырулардан торгызу, хәтернең кимүен, деменцияне һәм башка яшь проблемаларын профилактикалауның мөһим өлеше.