Лениногорскида көндезге бүлек эшли

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

18 яшьтән 40 яшькә кадәрге аутизм спектры бозылган затлар өчен көндезге бүлек эше кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре төрле чаралар уздырганнар.

Дәресләр йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында уртак әңгәмәдән башланды. Катнашучылар «Файдалы ашамлыклар» темасы буенча фикер алыштылар. «Минем тәртибем» дәресе кысаларында бүлек карамагындагы гражданнар көннең ничек узуы, көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнүләре белән уртаклаштылар. Ахырда катнашучылар табигый материаллар кулланып хайваннар һәм бөҗәкләр формасында кул эшләре башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International