Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге бүлегендә «Игелекле йөрәк өчен рәхмәт» дип исемләнгән иҗади мастер-класс узды.
Ленталар чигү Франция патшасы XV Людовик идарә иткән вакытта пәйда булды һәм шунда ук башка гамәли сәнгать төрләре арасында лаеклы урын алды.
Әлеге иҗат төре белән Тамара Чуфырина 10 елдан артык белән шөгыльләнә. Ул социаль хезмәт алучыларга үз эшләрен күрсәтеп кенә калмады, күләмле картиналар ясау техникасы турында сөйләде, мастер-класс үткәрде.
«Иҗат белән шөгыльләнү психикада үзгәрешләр тудыра: мускулларда киеренкелек азая. Теләсә нинди уңай нәтиҗә тынычландырып кына калмый, энергия белән дә тулыландыра һәм үз -үзеңә бәяне арттыра, – дип билгеләп үтә көндезге бүлек мөдире Валентина Каменская. – Куелган бурычны барысы да үтәде. Кемдер мөстәкыйль рәвештә, ә кемгәдер белгеч ярдәме кирәк булды. Шул ук вакытта мастер-класста катнашучыларның барысы да яңа белемнәр, шулай ук дәрт һәм позитив алды».