Өлкәннәр көне алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм Буаның «Волонтер медиклар» медицина училищесы волонтерлары өлкәннәр янына килгәннәр.
Өлкәннәр яшь буынны күрергә һәрвакыт шат, аларга ярдәм итәргә әзер. Бүген дә алар кунакларны җылы каршы алдылар.
«Волонтер медиклар» кирәкле әйберләр белән коралланып, пенсионерларның барлык теләкләрен исәпкә алып, эшкә кереште. Катнашучыларның һәрберсе үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән һәм җентекләп үтәде.
«Өлкәннәрнең шатлыклы елмаюлары күзгә ташланып тора. Үз мисалында волонтерлар өлкәннәр турында кайгыртырга кирәклеген күрсәтте», – дип йомгаклый үзәк белгечләре.