Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Чарада «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Водоканал» МУП, «ТКХ Инвест плюс» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ (Казан филиалы), «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Динамо» спорт мәктәбе» МБУ, «Татарстан Республикасы буенча Милли гвардия федераль хезмәте идарәсе»нең Кремль полиция батальоны, «Ашыгыч чакырулар хезмәте-112» ДБУ кебек оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Эш эзләүчеләргә инженер, бухгалтер, махсус чакырулар буенча белгеч, кадрлар белгече, товар белгече, техник, сәүдә залы администраторы, пешекче, полиция хезмәткәре, суүткәргеч хуҗалыгы контролеры, слесарь, насос җайланмалары машинисты, электрик, аппаратчы, җыештыручы, төяүче, сатучы, күчмә состав юучы, машина йөртүче, ишегалды себерүче һ.б. белгечлекләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде.