«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшьләрне һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итә. Кичә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен янгын-коткару частенә экскурсия оештырганнар.
Экскурсия барышында яшүсмерләр янгын часте, аның билгеләнеше, янгыннарны сүндерү техникасы һәм махсус кием белән таныштылар. Янгын сүндерүче балаларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, шулай ук янгын вакытында дөрес тәртип турында искәртте.
Танып-белү экскурсиясе ярдәмендә балалар гадәттән тыш хәлләрдә, өйдә яки мәктәптә янгын вакытында үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр һәм утны сүндерү күнекмәләрен өйрәнделәр.