«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр урманчылыкта булып кайттылар

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район урманчылыгында булдылар. Урманны саклаучыларга экскурсияне социаль педагог Татьяна Самойлова оештырды.

Кунакларны питомник мастеры Әхмәт Гыйззәтуллин каршы алды, ул балаларга янгын бүлеген, урман янгыннарын сүндерү өчен махсус техника һәм җиһазлар күрсәтте. Аннары приютта тәрбияләнүчеләр питомникта булдылар, анда чыршы һәм нарат үсентеләрен күрделәр. Әхмәт Абдулла улы балаларга үсентеләрне ничек караулары һәм аларны урман полосаларына утыртулары турында сөйләде.

Балалар урманчы һөнәре турында чын кызыксыну белән тыңладылар. Алар үзләре өчен урманчы булу – бик әйбәт һөнәр, дип билгеләп үттеләр. Бу һөнәр, һичшиксез, хәзерге дөньяда кирәк, чөнки табигать кешенең тискәре йогынтысына дучар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International