«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре чираттагы индивидуаль дәрес үткәрделәр. Ул вак моторика осталыгын үстерүгә багышланган иде һәм «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» кысаларында уздырылды.
Дәрес ярма терапиясе белән башланды. Ярма терапиясе бармак очындагы нокталарга массаж ясый, бу организмның гомуми торышын яхшырта һәм кулларның моторикасын үстерә. Аннары социаль хезмәтләр алучылар фигураларны бизәделәр, мондый эшчәнлек визуаль-хәрәкәт координациясен камилләштерә, шулай ук кулның вак мускулларын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә.
Тренировкалар нәтиҗәлерәк булсын өчен комплекслы үзәк белгечләре әлеге күнегүләрне көн саен башкарырга киңәш итте.
Шулай итеп, белгечләр эштә төрле технологияләр кулланып, игътибарлыкны, хәтерне үстерәләр, ә иң мөһиме – социаль хезмәтләр алучыларның вак моторикасын ныгыталар. Моннан тыш, мондый чаралар эмоциональ фонны тотрыклыландырырга ярдәм итә.