Балигъ булмаганнарның һөнәрләр һәм хезмәт кораллары турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм активлаштыру максатыннан Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан уен дәресе үткәргәннәр.
Балалар төрле һөнәр ияләренең һөнәри инструментларын һәм экипировкасын карадылар, үзләре өчен ошаганны сайладылар. Шуннан соң балалар сайлаган һөнәр турында сөйләделәр.
Практик өлештә балалар пешекчегә төшке аш әзерләү өчен савыт-саба һәм азык-төлек сайларга булышты, балаларны карау өчен табибны чакырды, бер-берсенә матур прическа ясадылар, урындыкны ремонтладылар.