«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә ИТ-паркта булдылар

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге белгечләре югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында булып кайтканнар.

Сәфәр һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында оештырылды һәм Халыкара грамоталылык көненә багышланган иде.

Яшь социаль хезмәтләр алучылар, шулай ук аларның әти-әниләре мәгълүмати технологияләр буенча белгечләрнең эш урыннарында булдылар. «Кайнау ноктасы»ның программа директоры Татьяна Шамайко кунаклар өчен ИТ-парк буенча экскурсия үткәрде.

Балалар Татарстанда инновацион проектлар булдыру һәм аларны алга этәрү өчен эшмәкәрләрне, студентларны, галимнәрне һәм актив яшьләрне берләштерә торган заманча мәйданчыкка таң калдылар.

Цифрлы технологияләр дөньясы, заманча белем бирү мохите балаларда зур мотивация, укырга һәм уңышларга ирешергә теләк тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International