Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында эшләп килүче көндезге бүлек социаль хезмәтләр алучылары «Хыял йортын төзибез» дигән дәрестә катнашканнар. Чара элементар конструктив күнекмәләрне үстерүгә һәм кулларның вак моторикасын ныгытуга юнәлтелгән иде.
Дәрес башында белгеч традицион таш йортлар, күчмә юрталар, бүрәнәле рус йортлары турында презентация күрсәтте. Аннары социаль хезмәт алучылар торак төзү тарихы турында белделәр, шуннан соң һәр катнашучы хыял йорты төзер өчен конструктив кублар җыелмасын алды.
Белгечнең сүзләреннән аңлашылганча, күп кенә катнашучылар биремне үти һәм үзләренең төзелешләре турында сөйли алдылар.