Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәләренә йомгак ясады

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Узган җомгада, 9 сентябрьдә, Казанның ике паркы территориясендә, «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында вакантлы эш урыннары ярминкәләре узды. Чараны Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган.

Вакантлы эш урыннары ярминкәләрендә барлыгы 755 кеше булды. Аларга шәһәр буенча мәгълүмат базасында булган 17,6 мең вакансия тәкъдим ителгән.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре килүчеләргә хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем, үзмәшгульлекне оештыру һәм үз эшләрен ачу турындагы законнар буенча консультацияләр бирделәр.

Теләге булган һәркем һөнәри юнәлеш буенча тест узып, эш эзләү буенча мастер-класслар карый алды. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә күрсәтелде.

Вакансияләр ярминкәләрендә әлеге чарада катнашучы предприятиеләрнең һәм оешмаларның видеороликлары һәм презентацияләре күрсәтелде: «Казан вертолет заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Элекон «заводы» АҖ, «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АО, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Казан төгәл машина төзелеше заводы» ФКП, «Авалон продакшн» ҖЧҖ, «Техстрой» ҖЧҖ, «ГосНИИХП» ФКП, «КЕХ еКоммерц» ҖЧҖ (Авито) һ.б. Моннан тыш, «Иннополис Университеты» АКБО һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма вәкилләре гражданнарга «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында белем алу мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Вакантлы эш урыннары ярминкәләрендә шәһәрнең 36 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре тарафыннан эшкә урнашуга 165 юнәлеш бирелде.

Шулай ук чарага килүчеләр «Твоя работа. Казань», «Есть работа», «1000 вакансий» газеталарын алдылар. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International