«Умырзая» үзәге карамагындагы балалар чәчтараш һөнәре белән таныштылар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Чәчтараш көне алдыннан Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар чәчтарашханә салонында «Фаворит» дигән һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булып кайтканнар.

Балаларны шәхси эшмәкәр, чәчтараш-универсал Оксана Харисова каршы алды. Ул үзе һәм эше турында сөйләде, залларга һәм эш кабинетына экскурсия үткәрде. Үзәктә тәрбияләнүчеләр Оксана Николаевнаны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Аннары салон хуҗасы экскурсантларда үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте, чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләде.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре Оксана Харисовага чәчтараш һөнәрен күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International