Бүген, 12 сентябрьдә, Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге төркемдә социаль эш буенча белгеч Дария Батыршина тарафыннан «Татар орнаментлары» дигән чара уздырылган. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.
Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, татар милли киемнәрен карадылар, түбәтәй һәм читек силуэтларында татар орнаменты элементларын ясарга өйрәнделәр.
Оештыручы сүзләренчә, мондый дәресләр иҗади сәләтне, фантазияне һәм сәнгатьчә зәвыкны үстерүгә ярдәм итә.