Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Волейбол элементлары белән хәрәкәтчән уеннар» дигән чара узган. Ул Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында оештырылган һәм волейбол тубын тапшыру һәм кабул итү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Чара башында инструктор катнашучыларны ике командага бүлде. Уен вакытында волейбол тубын бирү, кабул итү техникасы кабатланды. Социаль хезмәт алучылар уен барышында алган күнекмәләрен ныгытты.
Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар яхшы кәеф белән зарядка ясадылар, волейбол уйнау күнекмәләрен ныгыттылар.