Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында ТР Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге төркем әгъзалары өчен Кыстыбый пешерү буенча мастер-класс оештырганнар.
Төркемдә катнашучылар камыр ясарга, бәрәңге пешерергә өйрәнделәр. Дәрес соңында хезмәтләр алучылар чәй табыны алдында кыстыбый ашадылар.
Мондый дәресләр психик бозулары булган инвалидларны социальләштерүгә уңай йогынты ясый. Уртак эшчәнлек аралашу күнекмәләрен үстерә, шулай ук психологик киеренкелекне төшерә.