Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Белемең белән уртаклаш» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашкан.
Спикер буларак приют тәрбиячесе Галия Зайцева чыгыш ясады, ул приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Һөнәрләр дөньясы» дигән уен уздырды. Чарада 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 21 социаль хезмәт алучы катнашты.
Акциянең максаты – белемнәрне трансляцияләү аша яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Галия Зайцева фикеренчә, мондый чаралар шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр күрсәтә һәм киләчәк һөнәр сайларга ярдәм итә.