«Шатлык» социаль приютында ЮХИДИ инспекторы һөнәре турында белделәр

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ЮХИДИ инспекторы һөнәре белән танышканнар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре приют карамагындагы балалар өчен махсус экскурсия оештырдылар.

Шулай итеп, балалар ЮХИДИ хезмәткәрләренең машинасын эчтән карадылар, эзләү этләре белән таныштылар, хокук бозучылардан бармак эзен алу процессын күзәттеләр. Инспекторлар приютта тәрбияләнүчеләрнең сорауларына бик теләп җавап бирделәр.

Чара приют белгечләренең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында узды. Мондый дәресләр учреждениедә даими үткәрелә. Приютта тәрбияләнүчеләрне табиблар, флористлар, янгын сүндерүчеләр, шоферлар, комбайнчылар һөнәрләре белән таныштыралар.

«Шатлык» социаль приюты белгечләре сүзләренә караганда, кечкенәдән балаларга һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллау бирү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International