Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Т.В. Чернова һәм Г.Б. Миронов «Һөнәрләр күп дөньяда» дигән темага аралашу сәгате уздырганнар.
«Һөнәр – кеше үз тормышын багышлаган нинди дә булса хезмәт, шуңа күрә дөрес сайлау ясау бик мөһим», – дип билгеләп үтә тәрбиячеләр.
Педагоглар бу чараны һөнәрләрнең күптөрлелеге турында әңгәмәдән башлады һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә игътибар итте.
Алган белемнәрен ныгыту максатыннан балалар «Һөнәреңне бел», «Хезмәт турындагы мәкальләр», «һөнәрләр – синонимнар» конкурсларында катнаштылар. Балалар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.