Минзәләдә «Парк ретриты»

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Кудряшова Наталия һәм Богальцева Ольга «Син булдырасың!» интеллект тайпылышлары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге аутизм спектры бозылган һәм эшкә урнаша алмаган инвалидларны адаптацияләү программасы кысаларында Ленин исемендәге паркта «Парк ретриты» дәресе үткәрделәр.

Педагоглар «Көзге утырышлар» конкурс программасын оештырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар «Көз билгеләре» дигән танып белү викторинасында актив катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Яшь инвалидлар парк буйлап йөрделәр, табигать матурлыгына сокландылар. Парк буйлап йөрү катнашучыларга табигый шартларда тере табигать объектларын карарга мөмкинлек бирде.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Хөсәенова билгеләп үткәнчә, мондый чараларның максаты – укучыларның сәламәтлеген һәм күңел күтәренкелеген яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International