Министрлыкта коррупциягә бәйле хокук бозуларны профилактикалау эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.

Чара барышында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затның йомгак фикерләре тыңланды, шулай ук дәүләт хезмәткәре этикасы кодексын үтәү турында дәүләт хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International