6 сентябрьдә Китап уку көнен бәйрәм итү кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәдә булдылар.
Чараның төп бурычлары – социаль хезмәт алучыларны социальләштерү, мәдәни мираска һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә тарту.
Бүлекчәдә тәрбияләнүчеләрне китапханәдә кунакчыл кабул иттеләр. Учреждение белгечләре экскурсия уздырдылар, китапханәнең барлыкка килү тарихы, учреждение базасында тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.
Чара барышында катнашучылар иркен залларда булдылар, Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган инсталляция белән таныштылар, сынчы Фазыл Шиһаповның макетларын карадылар.
Китапханәчеләр учреждениедә булу кагыйдәләре һәм Цифрлаштыру елы кысаларында китапханә эшендәге үзгәрешләр турында, аерым алганда, бердәм уку билеты барлыкка килү һәм абонентлар алдында барлыкка килгән яңа мөмкинлекләр турында сөйләделәр.