Шушы көннәрдә ТР Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә социаль хезмәт алучылар өчен Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә тарихының Россиядәге бердәнбер интерактив музеена экскурсия уздырылган.
Музей 12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы уку йорты турында барлык мәгълүмат күрсәтелгән.
Мәдрәсә 1865 елда төзелгән. ХІХ гасырның 60нчы елларында мәдрәсә Сатыш авылында бердәнбер кирпеч бина була һәм мөселманнарның иң зур уку йортларының берсе санала.
Бүген бу бина – Саба районының тарихи-мәдәни һәйкәле. 2018 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аны реставрацияләделәр һәм мәдрәсә музей буларак эшли башлады.
Музей экспозициясендә мәдрәсә һәм шәкертләрнең көнкүрешен чагылдыручы тарихи әйберләр бар. Музей коллекциясенә мәдрәсә шәкертләре укыган борынгы китаплар керә.
Социаль хезмәтләр алучыларга иң ошаганы – мәдрәсәнең миниатюр күчермәсе һәм Саба районы авыллары мәчетләре буйлап интерактив сәяхәт булды.
Сәфәр онытылмаслык тәэсирләр калдырды һәм көндезге төркемдә катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Алар оештыручыларга танып-белү сәфәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм яңадан мәдрәсә музеена барырга өмет белдерделәр.