«Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

2 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә мөмкинлекләре чикле затларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү буенча эш бирүчеләр белән очрашу узды.

Чара барышында кадрлар үзәге вәкилләре эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау турындагы законның мәҗбүри таләпләрен бозуны булдырмау буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Катнашучыларга эш урынын арендалау турында өчьяклы килешү кысаларында инвалид гражданнарны квота исәбенә эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.

Очрашу азагында эш бирүчеләргә 2022 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасында хезмәттәшлек турында искә төшерделәр.

Очрашуда предприятиеләрнең кадрлар хезмәтеннән 6 вәкил катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International