Әлмәттә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Россиядә эш» кадрлар үзәге инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.

Ярминкә гарантияләнгән әңгәмә форматында узды. Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә эш эзләүчеләр сайлап алынды.

Чарада 6 оешма – «Татнефть» ГАҖ, «ТМС-Групп» ИК ҖЧҖ, 25 нче мәктәп, «АСТ» ҖЧҖ, «Көньяк-Көнчыгыш» программа продуктларын эшләүчеләр ассоциациясе, «УПП АРОИ» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр: миграция буенча белгеч, урам себерүче, әйдәп баручы икътисадчы, каравылчы, вахтер, ярдәмче эшче, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь һ.б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 13 инвалид граждан килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International