ТР Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Социаль балалар эшкуарлыгы» программасы тормышка ашырыла. Программаның укыту этабын тормышка ашыру кысаларында «Остабикә» тегү остаханәсе эшли.
Приютта тәрбияләнүчеләр арасында тегү остаханәсе кабинеты зур популярлык казана. Монда яшүсмерләр машинада тегү нигезләрен һәм тегү машинасында эшләү технологиясен үзләштерәләр. Инструктор җитәкчелегендә балалар машинага төсле җепләрне мөстәкыйль рәвештә куерга, машинаны эшкә әзерләргә, аны программалаштырырга һәм сөлгеләргә чигүле бизәк ясарга өйрәнәләр.
Тегү остаханәсендә эшләү нәтиҗәләре приют педагогларын да, балаларны да сөендерә. Шулай итеп, балаларда хезмәткә мәхәббәт һәм эшкә җаваплы караш формалаша.